Һава температурасы +5 градуска кадәр төшә
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда 19 сентябрьга каршы төндә республиканың кайбер төбәкләрендә һава температурасы 5-10 градус кына тәшкил итәчәк.
Бүген, 18 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндезге һава температурасы 19-22 градус тәшкил итә.
Казанда да явым-төшем булу ихтимал. Һава температурасы 19-21 градус чамасы булачак.
19 сентябрьгә каршы төндә шулай ук яңгыр көтелә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48874
Фото: http://www.listofimages.com/wallpapers/2012/06/autumn-park-leaf-tree-forest-alley-road-nature-2048x2560.jpg
