14 яшьлек үсмер җенси азгынлыкта гаепләнә
Татарстан тикшерү органнары тарафыннан Лениногорскида яшәүче 14 яшьлек үсмергә карата җинаять эше кузгатылган. Ул 14 яше тулмаганннарга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре куллануда гаепләнелә.
Тикшерү фаразлары буенча, әлеге үсмер 29 августта урамда уйнап йөрүче 2003, 2007, 2008 елгы малайлар янына килә, физик көч куллану белән куркытып, аларга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла. Бу хакта балалар әти-әниләренә, алары полициягә хәбәр итә.
Үсмер гаебен танымаган. Тикшерү эше дәвам итә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48875
Фото: http://sntat.ru