Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2015

СПОРТ II "Ак Барс"–ЦСКА: 5000 нче уен

0

Бүген, 18 сентябрьдә, Казанның "Ак Барс" хоккейчылары ЦСКА командасын кабул итә. "Татнефть-Арена" боз сараендагы матч 19:00 сәгатьтә башлана.

Бүгенге очрашуның бер үзгәлеге бар: бу – КХЛ төзелгәннән бирле, регуляр чемпионаттагы 5000 нче матч булачак. Матчның мавыктыргыч булачагына да шикләнергә кирәкми. "Югра" һәм "Авангард"ны отканнан соң, казанлылар рәттән 3 матчта җиңелүгә дучар булды – Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән команданы "Барыс", "Салават Юлаев", "Динамо" (Минск) хоккейчылары отты. Шулай итеп, 10 матчның дүртесендә генә җиңү яулаган команда 12 очко белән конференциядә 8 нче урынга төшеп урнашты. Димәк, алга таба җиңелүләр команданы плей-офф зонасыннан түбән тәгәрәтәчәк. Җиңү кирәк!

"Ак Барс"ның бүгенге көндәше күрше конференция – "көнбатыш"та икенче урында бара, очколары да ике тапкыр диярлек күбрәк – 10 уеннан 23 очко.

КХЛ тарихында көндәшләр 14 мәртәбә очрашкан: 10 матчта "Ак Барс" җиңү яулаган.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48882




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса