Татарстанда армиягә барудан куркып, 17 яшьлек үсмер үз-үзенә кул салган
Хәрби хезмәткә барудан куркудан шундый адымга барган үсмернең әнисе әйтүенчә, шушы хәлгә кадәр улының үзен армиягә алачаклары, анда проблемалар көтәчәге хакында сөйләгәне булган.
– Улым: "Армиядә үтерергә өйрәтәләр, мин теләмим, бармыйм. Бәлки кем дә булса телидер, кем дә булса телидер", – дип әйтә иде, – ди әни кеше. – Аны бервакыт егетләр кыйнаган иде. Ул, армиядә дә андыйлар булачак, дип әйтә килде. Үзен начарлыклар көткән мохиткә эләгүдән курыкты.
Әни кеше әйтүенчә, улының үз-үзенә кул салуы – мәктәп укытучылары һәм психологларның канәгатьләнерлек эш алып бармауларына да бәйле. Улын еш кына сыйныфташлары кыйнаган, ә укытучылар, психологлар битарафлык күрсәткән. Шуның аркасында өч мәртәбә мәктәбен алмаштырырга туры килгән.
– Яңа мәктәптә танышкан вакытта аңа, юләрләр генә мәктәптән мәктәпкә күчеп йөри, дип әйткәннәр. Бу сүзләр бит бөтен сыйныф алдында әйтелгән, – ди әни кеше. – Хәтта мәктәпне тәмамлагач улыма сыйфатлама да язып бирмәделәр.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48884
Фото: http://mediainfo.mk.ua/Photo6/400_NpAdvHover.jpg
