Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2022

Думага ветераннар өчен комуналь түләүләрне гамәлдән чыгару турында проект тапшырылды

0
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). ЛДПР фракциясе депутатлары Ярослав Нилов, Дмитрий Свищев, Алексей Диденко һәм Сергей Леонов Дәүләт Думасына 2022 елның 1 июленнән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары өчен коммуналь түләүләрне тулысынча компенсацияләргә тәкъдим иткән закон проекты тапшырды. Ярослав Нилов үзенең Telegram-каналында шул хакта хәбәр иткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза. «Закон проекты тарафыннан «Ветераннар турында»гы федераль законның 14 һәм 15нче маддәләренә гражданнарның әлеге категориясенә торак бүлмәләргә түләү чыгымнарын, күп фатирлы йорттагы гомуми милекне капиталь ремонтлауга түләнгән взносны һәм коммуналь хезмәтләрне 100 процент күләмендә компенсацияләү рәвешендә социаль ярдәм чаралары күрсәтергә тәкъдим иткән үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә», - диелә аңлатма язуында. Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына торак бүлмәләргә түләү чыгымнарын, күп фатирлы йорттагы гомуми милекне капиталь ремонтлауга түләнгән взносны һәм коммуналь хезмәтләрне 50 процент күләмендә компенсацияләү рәвешендә социаль ярдәм чарасы тәкъдим ителә.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса