Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2022

Казандагы бер караоке-барда янгын чыккан

0
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Янгын сүндерүчеләр Казандагы караоке-барда чыккан ут белән көрәшкән. Казанның Глушко урамы 45 а йортында урнашкан караоке-барда янгын чыгуы турында бүген кич 101 номерына хәбәр ирешә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Чакыру буенча килеп җиткән янгын сүндерүчеләр 20 квадрат метрны биләгән утны тиз арада сүндерә. Беркем дә зыян күрми. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.  



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса