Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2022

Милли Шура рәисе башкорт корылтае җитәкчесе Юлдаш Йосыпов белән очрашты

0
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 17 гыйнварда, Милли Шура рәисе Уфа шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Юлдаш Йосыпов белән очрашты. Очрашу барышында Васил Шәйхразыев быел Идел Болгары дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык олы датасы якынлашканын искәртте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. «Бу Татарстан бәйрәме генә түгел, бу турыда без бүген Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән булган очрашуда да сөйләштек», — дип ассызыклады Милли Шура рәисе. Шулай ук Васил Шәйхразыев быел Татар конгрессы оешуның 30 еллыгы булуын да әйтеп узды. Уфада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Азат Бадранов белән очрашты. Очрашуда Васил Шәйхразыев һәм Азат Бадранов 2022 елда булачак Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә уртак проектлар турында сөйләштеләр, башка актуаль сораулар да күтәрелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса