Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2022

Табибларга ковидлы авыруларны дәвалаган өчен өстәмә акчаны ел ахырына кадәр түлиләр

0
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Федерация Советының социаль сәясәт комитеты башлыгы урынбасары Юрий Архаров искәрткәнчә, табиблар, урта медицина персоналы коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләгән өчен өстәмә акчаны агымдагы ел ахырына кадәр алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Коронавирус инфекциясен диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче медицина хезмәткәрләренә махсус өстәмә түләүләр 2022 ел ахырына кадәр каралган», — диде Архаров брифинг барышында. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге өстәмә түләү эш сменасыннан чыгып билгеләнә. Әйтик, стационарда эшләүче табибларга бер смена өчен — 3880, урта медицина персоналына 2430 сум каралган. Моннан тыш, иминият түләүләре дә агымдагы ел ахырына кадәр озайтыла. Әйтик, «вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагына иминият түләүләре каралган, ул 68 мең сум тирәсе тәшкил итә», — дип өстәде ул. Шулай ук Россиянең кайбер субъектларында коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен үзләренең ярдәм чаралары да каралган, дип сүзен төгәлләде Архаров.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса