Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2022

Былтыр Казанда яңа туган сабыйларга кушылган иң популяр исемнәр билгеле

0
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). 2021 елда Казанда әти-әниләр балаларына күбесенчә Әмир һәм Әминә исемнәрен кушкан. Казан шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) башлыгы Римма Миңнуллина эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, соңгы 8 елда беренче тапкыр Кәрим һәм Ясминә иң популяр исемнәр өчлегеннән төшеп калган. «Шул рәвешле, малайлар арасында Әмир исеме лидер булып тора. Популярлык ягыннан икенче урында — Тимур, өченчедә — Марк. Кызлар арасында Әминә исемен күп кушалар, икенче урында — Амелия, өченчедә — София», — диде докладчы. Ул шулай ук Казанда 2021 елда теркәлгән иң кызыклы балалар исемнәрен атады. «Алар — Август, Грант, Кубаныч, Афифа, Рассвет һәм Мадонна», — дип сүзен төгәлләде Римма Миңнуллина.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса