Балан бәлеше
Мондый ысул белән пешергән балан бәлеше бик тәмле һәм баллы була.
Камыр өчен:
2 ст җылыткан сөт,
1 аш кашыгы чүпрә,
4 аш кашыгы шикәр комы,
3 аш кашыгы көнбагыш мае,
тоз тәменчә,
2 йомырка,
он.
Эчлек.
Балан
Шикәр комы
Манный ярмасы
Алма яисә алма повидлосы.
Әзерләү:
1 стакан җылы сөттә чүпрәне җебетәбез, калган сөткә тоз, шикәр комы, йомырка салып туглыйбыз, өуңа чүпрә салган сөтне кушабыз, болгатабыз, май һәм он салып камыр басабыз. Камырны өстенә каплап җылы урында тотабыз. Камырны кабарырга куябыз. Бу арада эчлек әзерлибез. Баланны юып, суы саркысын өчен дуршлагка салабыз. Баланны, шикәр комын, берничә кашык манный ярмасын һәм алма повидлосын яисә алманы кушып бутап алабыз. Әзер камырны икегә бүләбез, җәеп формага салабыз. Камыр өстенә эчлекне салабыз да, өстенә камырның икенче өлешен җәеп каплап кырыйларын бөреп куябыз. Бәлешнең өстен каплап, 40 минут күтәрелсен өчен тотабыз. Духовкада 180-200 градуста пешерәбез. Әзер бәлешне суытып, турап өстәлгә куябыз.