Бөккән
Бөккәнне төче яисә ачы камырдан сумсадан эрерәк итеп пешерәләр. Татарстанның кайбер районнарында аны "тәкә" дә диләр. Бөккәнне бәрәңге, кишер, кәбестә, эчәк, кабактан һ.б. пешерәләр.
Эчәк бөккәне
Тиешенчә чистартып әзерләнгән сыер яки сарык эчәген суган белән катыштырып чабалар, ит тарткычтан чыгаралар, вак кына туралган бәрәңге кушалар да, тоз белән борыч сибеп, яхшылап болгаткач, бераз иләктә саркыталар.
Бөккән өчен: табакка сөт яки су, бераз чәй содасы салып, йомырка сыталар, тоз сибәләр һәм токмач камырыннан йомшаграк итеп төче камыр басалар.
Әзер камырны, 90 г лы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр, җәемнең яртысына алдан әзерләнгән эчен салалар да, урталай бөкләп, кырыйларын чеметеп ябыштыралар һәм матурлап сырлыйлар. Ясап бетергәч, майлы табага яки калайга тезәләр һәм, өстенә чи йомырка сөртеп, мичкә куялар. Пешкәч, майлап, табынга бирәләр, урталай кисеп (яисә сындырып), эченә эретеп май салып ашыйлар.
1 бөккәнгә: 90 г камыр, 40 г бәрәңге, 100 г эчәк, 15 г суган, эченә һәм майларга 20 г май, тоз, борыч, йомырка.
Кишер бөккәне
Кишерне, яхшылап чистартып, салкын су белән югач, аз гына тоз салып пешерәләр. Пешкәч, суын агызып сыталар да, вак кына чабып, шикәр комы сибәләр, каты итеп пешерелгән йомырка сарысын ваклап салалар һәм май сибеп болгаталар. Шуннан соң, алда сөйләнгәнчә, бөккән ясыйлар. Йомырка урынына бүрттерелгән дөге кушарга була, тик кишер бөккәнен ачы камырдан ясыйлар, эченә май салып ашыйлар.
1 бөккәнгә: 90 г ачы камыр, 80-100 г кишер, 1/4 йомырка яки 20-30 г бүрттерелгән дөге, кишергә салырга 15 г май, шикәр, тоз.
Кәбестә бөккәне
Кәбестә бөккәнен йомырка белән пешерәләр. Башлы кәбестәне, чистартып, тагаракта чабалар да тоз сибеп уалар, йомшаргач, суын сыгалар. Аннары каты итеп пешергән йомырканы, вак кына турап, кәбестәгә кушалар, сары май, бераз шикәр комы салып болгаталар һәм бөккән ясыйлар.
Кәбестә бөккәнен кайнар килеш ашыйлар, аерым савытта каймак яисә, эретеп, атланмай куялар.
1 бөккәнгә: 90 г ачы камыр, 150 г кәбестә, 1/4 йомырка, 15 г сары май, шикәр комы, тоз.
Куллама
Куллама
Симез ат, сыер яки сарык итен юып сөягеннән аергач, 300-400 г лы кисәкләрне кайнап торган тозлы суга салып пешерәләр. Пешкәч, итне шулпадан алып суыталар һәм, 50 шәр г лы кисәкләр итеп, җепселләргә аркылы турыйлар.
Бодай оныннан камыр басып, гадәттәгедән эрерәк салма ясыйлар да тозлы суда пешереп алгач, иләктә саркыталар. Салмага атланмай салып болгаткач, тураган ит белән кушалар.
Ит пешкән шулпаның бераз өресен алып, түгәрәкләп тураган суган, кишер, лавр яфрагы, борыч салып 15-20 минут акрын гына кайнаталар һәм, ит белән кушкан салмага сибеп, өстен каплап, сүлпән ут өстендә 10-15 минут парландыралар. Ит янына бавыр, йөрәк һәм бөер пешереп салсаң да була.
Куллама камырын төрле җирдә төрлечә ясыйлар, күбесенчә токмач камыры кебек басып җәяләр. 1,5 мм калынлыктагы камырдан 1,5 см лы кыек шакмаклап токмач кисәләр. Камырны калынрак (2 мм) итеп җәйгәндә, 2,5 см чамасында шакмаклап кисәләр.
1 өлешкә: 150 г сөяксез ит, 75-100 г салма, 10 г сары май, 35 г суган, 35 г шулпа, тоз, борыч, бөер, бавыр, йөрәк - теләгәнчә.
"Җәйге" салат
Сезгечкә салып, помидорларга башта кайнар су, аннан соң тиз генә салкын су бөркибез. Болай эшләгәч, помидорның кабыгы бик җиңел салына. Чистартылган помидорларны юка кисәкләргә турыйбыз. Кабыгы әрчелгән алманы уртага кисеп, үзәген алабыз һәм юка гына телемләп турыйбыз. Суган белән борычны чистартып, юып, юка итеп токмачлап турыйбыз. Барысын да әйбәтләп болгатып, тоз, шикәр комы сибәбез, лимон согы һәм үсемлек мае салып тагын болгатабыз. Салатны, салат савытына салып, өстәлгә куябыз.
2 помидорга: 1 уртача зурлыктагы суган, 1 кызыл баллы борыч, 1 алма, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1\3 бал кашыгы тоз, ярты бал кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы лимон согы
татар халык ашлары
Өйрә
Өйрәне төрле ярмалардан: тары, дөге, карабодай, солы ярмасыннан һ.б. пешерәләр, шуннан чыгып, тары өйрәсе, дөге өйрәсе һ.б. диләр.
Өйрәгә, ярмадан тыш, бәрәңге, суган, кишер һ.б. нәрсәләр салалар, шуңа күрә ул куерак та, сыеграк та була.
Өйрәне элек чуен белән мичтә пешергәннәр, ләкин башка ашлар кебек үк, аны кәстрүлдә дә пешерергә мөмкин, тик мичтә пешкәне тәмлерәк була.
Ярмадан шулпалы ашлар да пешерәләр, бу очракта ярмасын - 40 г, ә өйрәгә 50-70 г салалар.
Карабодай өйрәсе
Карабодай өйрәсен, гадәттә, мичкә куеп чуенда пешерәләр. Сыер итен вак кына турап, чистарткан, юган карабодай ярмасын һәм суны чуенга салалар да, тозын, борычын сибеп, өстен каплап, томаланган мичкә куялар.
Пешкән аш өстенә вак кына турап яшел суган яисә бөтнек сибәләр һәм табынга чыгаралар. Катыкны аерым савытта куялар.
1 өлешкә: 100 г ит, 70 г карабодай ярмасы, тоз, борыч.
Бәрәңге өйрәсе
Эре бәрәңгеләрне яхшылап әрчиләр, пычак очы белән күзәнәкләрен алалар һәм, яхшылап югач, кайнап торган тозлы суга салып пешерәләр. Бәрәңге пешеп җиткәч, суын саркыталар да төере беткәнче яхшылап төяләр.
Төелгән бәрәңгене, суганны, борычны һәм тозны кәстрүлдә кайнап торган сөткә салып болгаталар да 10-15 минут утка куеп кайнаталар.
Пешеп җиткәч, өйрәгә атланмай эретеп салып, табынга бирәләр.
1 өлешкә: 500 г сөт, 100 г су, 200 г бәрәңге, 15 г суган, 10 г май, кирәгенчә борыч һәм тоз.
Бишбармак
Кыстыбый
Гөбәдия
Чәкчәк
Бит 15 барысы 17
Беренче Артка 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 Алга Соңгы
Беренче кат
Алгы бүлмә
Кунак бүлмәсе
Аш бүлмәсе
Ял бүлмәсе
Балалар бүлмәсе
Бәдрәф
Идән асты
Автор турында
Сайт картасы
Дивар
Җәмгыятькә
Без соц. челтәрдә↓
webmoney
Телетапшыру
Ашамлыклар
Камыр ашлары
бавырсак, бармак, бәлеш, бөккән, бүдәнә, вак бәлеш, горабия, гөбәдия, дучмак, дүртмеш, кәбестә бәлеше, кабак бәлеше, кабартма, катлы бәлеш, коймак, күмәч, күптермә, кыстыбый, өчпочмак, пәрәмәч, сумса, чәкчәк, чәлпәк, чүбәрәк, шәнгә, шишара, юка, Камыр
Итле ашамлыклар
азу, балык тәбәсе, бишбармак, җылгыр, казылык, каймаклы тавык, калҗа, камчы, катлама, куллама, кыздырма, лагман, мантый, пилмән, пылау, стейк тартар, тавык, тулма, тутырган балык, тутырган каз, тутырган тавык, тутырма, чүлмәк бәлеш
Шулпалар
борщ, куастан салкын аш, өйрә, салма, сөтле аш, татарча солянка, токмач, умач, хуҗабикә, чумар, шулпа
Эчемлекләр
әйрән, буза, катык, татар-чәй, ширбәт
Салатлар
балык салаты, бәрәңге салаты, итле салат, куырылган, кышкы салаты, сыр белән кыяр салаты, тузганак салаты, юа салаты, язгы салат, яшелчәдән салкын ашлар
Һәм башкалар
ботка, гөмбә тутырылган бәрәңге, койка, корт, сырлы тәбә, талкан, татлы, түнтәрмә
Яндекс виҗет
© My Home | designed by: R. Mirgazov |