Бушлай юридик ярдәм көне
25 сентябрьдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге кабул итү бүлмәсендә “Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы игълан иткән халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Үзләрен борчыган мәсьәләләр белән халык иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр үзәк китапханәнең 13 кабинетына килә ала.
