Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2022

Түбән Камада «Митягин ключ» чишмәсен реконструкцияли башладылар

0

Түбән Каманың Урман урамында урнашкан «Митягин ключ» чишмәсен реконструкцияләү проекты «Татнефть» хәйрия фонды грантының җиңүчесе булды. Приз фонды 10 миллион сум тәшкил итә.

Аукцион кысаларында, подрядчы оешмасы билгеләнде, аның белән шәһәр Башкарма комитеты, «Татнефть» һәм подрядчы оешма арасында торгызу эшләрен башкару өчен өч яклы килешү төзелде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә эш төре һәм күләме билгеләнгән. Подрядчы оешма баскычның бер өлешен сүтүгә, электр белән тәэмин итү челтәрләрен салуга кереште. Баскычны торгызу эшләре башланды. Хәзер яктырту элементлары һәм архитектура чишелеше мәсьәләсе карала. Соңгы вариантны килештергәннән соң, төзелеш материаллары сатып алу башкарылачак.

«Якын киләчәктә түбәнкамалыларны тагын бер иҗтимагый киңлек көтә, аны төзекләндерүне бер ел гына көтмәдек», - диләр хәйрия фонды вәкилләре.

Эшләрне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Александр Зверев и Хольгер Руне сыграют на турнире ATP-500 в Рио-де-Жанейро






Снега будет по пояс: синоптики предупреждают — такой зимы Россия не видела 100 лет

«Κ лοяльнοcти ΚΠΡΦ ecть вοпpοcы, Ϲлуцκий – дpугοe дeлο!» – Μинчeнκο

Путин: любые переговоры с нелегитимным киевским режимом делают нелегитимными возможные договорённости

Умер сыгравший Портоса из «Трёх мушкетёров» актёр Владимир Фоменко