Урып-җыю эшләрендә уңышлы төстә тәмамлануында пешекчеләрнең өлеше зур
Элек ашханәдә эшләүчеләр үзләре әзерләгән ризыкларны игенчеләр янына кырга үзләре алып чыга иделәр.
Бүгенгесе көнне күп хуҗалыкта бу эшне башка хезмәткәрләргә йөклиләр. Яңа Арыш авылында, мәсәлән, аны Илдархан Гыйлмухановка тапшырып бик дөрес эшләгәннәр. Чөнки аның эше дә турыдан-туры игенче-механизаторлар белән бәйле. Аннары кемнең кайда нинди эш башкаруын да хуҗалыкта аннан күбрәк белүчеләр юктыр мөгаен. Менә бу юлы да ул безгә кайсы кырда кемнең нәрсә эшләве хакында сөйләп бирде.
–Урып-җыю шундый бит инде ул, сәгатьнең һәр минуты исәптә. Комбайнчыларыбыз төшке аш вакытында тамак ялгаган арада ярдәмчеләре аларның эшен дәвам иттерәләр. Пешекчеләребез эшенә дә һич кенә дә начар сүз әйтеп булмый, аш-суны алар һәрвакыт сыйфатлы, тәмле, туклыклы итеп әзерлиләр,–ди бригадир.
Тулырак язмабызны газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
