Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәсми теркәлде
Казанда Россия Язучылар берлегенең Татарстан Республикасы бүлеге рәсми рәвештә теркәлгән. Бүлекнең рәисе - Татьяна Ивановна Сушенцова.
«Казаннан хәбәр килеп иреште. ТР Юстиция министрлыгы Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлеген регистрацияләгән. СССР Язучылар берлеге таркалганнан соң Татарстан язучылары гына Россия язучылар берлегенә керми калган иде», дип язылган Россия Язучылар берлегенең (Союз писаталей России) рәсми сайтында.
«Мәскәүдә дә, Казанда да әдәбиятларның бәйләнешмәвен теләүчеләр булды... Әмма дәүләти фикерләү һәм язучыларның бер-берсе иҗатына хөрмәте өстенлек алды. 2021 елның октябрендә Россия Язучылар берлегенең Үзәк Аппараты делегациясе Казанда булып, ТР мәдәният министры һәм әдәби җәмәгатьчелек белән очрашты», дип дәвам ителгән хәбәр.
Мәскәү язучыларының Казанга визиты вакытында Татарстанда яшәүче рус телле язучыларның җыелышы узган һәм алар Союзның региональ бүлеге булырга теләк белдергән.
«Бүген юридик нокта куелды – Минюст «Россия язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеген теркәде. Татарстан язучылар берлеге әгъзалары белән конструктив һәм үзара файдалы нигездә дәвам итәчәк. Утыз еллык аерымлык бетте», дип тәмамлана хәбәрнең Татарстанга кагылышлы өлеше.
Россия язучылар берлеге сайтындагы исемлеккә караганда, әлеге бүлекнең рәисе белән бергә 11 әгъзасы бар. Бүлекнең рус телендәге тулы исеме – Татарстанское Республиканское Отделение Общероссийской Общественной Организации «Союз Писателей России».
- РФ Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов, милли әдәбиятлар белән эшләү бүлеге мөдире Игорь Шумейко, тәрҗемәче, шагыйрь Сергей Гловюк хәзерге вакытта Казанда. Алар Г.Державинның туган көнендә багышланган тантаналы чараларда катнашкан, Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзалары белән очрашкан. Әлеге очрашуда уртак проектларны тормышка ашыру һәм алга таба хезмәттәшлек итү турында фикер алышканнар.