Алабугада грант отучы республикада беренче заманча технологияле сарык фермасы төзегән
Бүген Алабуга районында 15 гаилә терлекчелек фермасы эшли. Нигездә алар сөт җитештерә, кошчылык һәм сарыкчылык белән шөгыльләнә. Фермер Андрей Фалалеев грант акчасына сарык үрчетү фермасын төзегән.
2019 елда Ольга Фалалеева крестьян-фермерлык хуҗалыгы гаилә терлекчелек фермасын үстерү буенча сарык үрчетү комплексын төзүгә 19 миллион сум күләмендә грант откан. Бу зур, заманча югары технологияле комплекс, андыйлар Татарстанда әлегә юк.
«Безнең хуҗалык сарыкчылык белән 2008 елдан бирле шөгыльләнә. 2011 елда Тукай районыннан Алабугага күчеп килдек. 2019 елда терлекчелек фермасын үзгәртеп коруга һәм сарыклар сатып улуга грант оттык. Хуҗалыкта хатыным белән икебез һәм тагын 15 хезмәткәр эшлибез. 1,5 мең баш сарыкка ферма төзедек. Быел көзен алар яңа торакта, тудыру бүлегендә, бәрәнләргә тиеш», — диде Андрей Фалалеев.
Бүген фермер хуҗалыгында 1800 баш сарык исәпләнә. Иделбай токымлы сарыкларның 250 башын Корбан бәйрәменә сатканнар.
«Безгә бөтен Россиядән киләләр. Фермер хуҗалыклары үрчемгә дип сарыклар һәм бәрәннәр алып китә. Корбан бәйрәменә сарык бәрәннәре 6-7 айлык булсын, авырлыклары 40-45әр килограммга җитсен дип тырышабыз. Яхшы тәкә 140 килограммга якын була. Бездә әлегә 120 килога гына җитәләр. Суярга дигән бәрәннәр бер яшькә кадәргеләре алына. Иң яхшысы — 4 айдан 1 яшькә кадәр», — ди фермер.
«Былтыр терлек азыгы белән авыр булды. Быел яңгыр һәм кояш үзенекен эшли. Азыкны күп әзерлибез. Хезмәткәрләр белән кыенрак, трактористлар җитешми. Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәменнән башка, кыен булыр иде. Хәзергә республикада нинди программалар һәм булышлык бар, барыннан файдаланабыз. Фермадагы барлык түбәләр диярлек министрлык бюджеты хисабына төзекләндерелде», — ди фермер.
Сарыкчылыктан тыш, Фалалеев крестьян-фермерлык хуҗалыгы Лекарево авылында сөт һәм ит җитештерү белән шөгыльләнә.