Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2022

Татарстан брендлары «Россия тәмнәре» фестивалендә катнаша

0

14 июльдә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте оештырган «Россия тәмнәре» гастрономия фестивале ачылды. Әлеге чара азык-төлек продуктларының төбәк брендларын алга этәрү буенча комплекслы программаның дәвамы булып тора. Аны министрлык Россия Президенты кушуы буенча 2020 елдан башлап гамәлгә ашыра.

Фестивальдә 300ләп бренд катнаша. Горький паркындагы үзәк мәйданчыкларның берсендә беренче көнне авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин булды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең ил күптән инде үзен төп азык-төлек төрләре белән тәэмин итә һәм аларны Россия базарына гына түгел, ә экспортка чыгаруны да елдан-ел арттыра. Шул ук вакытта, һичшиксез, кулланучылар өчен күләмнәр генә түгел, киң ассортименттан сайлап алу мөмкинлеге дә мөһим. Шуңа күрә без алга таба да уникаль төбәк брендларына ярдәм итәчәкбез һәм аларны җитештерүчеләргә күпләп сатып алучылар юлына чыгарга ярдәм итәчәкбез», - диде министр.

Татарстаннан фестивальдә «Татар Балы», Татарстанның «Болгария» үрдәк казылыгы, Татарча каклаган үрдәк түшкәсе, «Эмиз» виноград эчемлеге, Татар чәе, Казан чәкчәге, шулай ук «Татарские» хәләл сосискасы тәкъдим ителә.

Фестивальгә килүчеләргә шулай ук Татарстанның милли десертынннан - Казан чәкчәгеннән авыз итә һәм аны сатып алырга була иде. Бу традицион ризык «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңүче булды.

Ярминкәгә килүчеләр, «Татар күн мозаикасы», «Туку» һәм «Тамбурлы җөй» кебек мастер-классларда катнашып, милли татар кәсепләрендә үзләрен сынап карый ала. Шулай ук Татарстан Республикасы «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең традицион җыр-көйләре тәкдим ителәчәк.

Башкаланың 22 мәйданчыгында узачак гастрономия бәйрәме 17 июльгә кадәр дәвам итә. Ярминкәдән тыш, фестиваль кунаклары илнең иң зур фудкортын карый, иҗат, һөнәрчелек һәм кулинария мастер-классларында катнаша һәм Россия халыклары мәдәнияте белән якыннанрак таныша ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роттердам (ATP). 2-й круг. Медведев встретится с Беллуччи, Хуркач – с Лехечкой






Как россияне будут обслуживать свои автомобили в 2025 году: результаты опроса выявили неожиданные тенденции

Merkur: маневр Путина у Курил не прошел бесследно для Японии

Сотрудники Росгвардии помогли потушить загоревшийся автомобиль в Москве

Владимир Ефимов: Более 2,7 миллиона квадратных метров нежилой недвижимости построили инвесторы в 2024 году