Казанлыларны Тинчурин театры тарихы һәм сәхнә арты белән танышырга чакыралар
19 июльдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры буенча ачык экскурсия уза. Кунаклар драматург тормышыннан кызыклы истәлекләр, театрның иң танылган спектакльләре һәм аның сәхнә арты турында белә ала.
Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар игътибарына Кәрим Тинчуринның тарихи экспонатлары, шәхси әйберләре, кулъязмалар һәм архив документлары күрсәтеләчәк. Алар грим ягу һәм костюмнар бүлмәсен карый, театрның сәхнә арты тормышы турында яхшырак белә ала. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара #Казанныачып» проекты кысаларында уздырыла. Экскурсиядә катнашу өчен Казан мэриясенең татар телле Телеграм-каналында теркәлергә кирәк.
Чара 18.30 сәгатьтә башлана.