Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2022

Буа мәчетендә балалар өчен «Иманлы кыз» җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды

0

Буаның «Әбү Хәнифә» мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Иманлы кыз» дип исемләнгән җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды. Ул 2 июльдән 11 июльгә кадәр дәвам итте. Кызлар, ял итү белән беррәттән, дини гыйлем алды, көн дә төрле темага вәгазь тыңлады.

Балалар дини белемнәренә карап, төркемнәргә бүленеп, хәрефләр өйрәнде, тәҗвид кагыйдәләрен үзләштерде, Коръән сүрәләрен укып, ятлап, күңелдән тапшыручылар да булды. Ислам дине кануннары буенча аруланырга да өйрәнделәр: тәһарәтне үзләштерделәр. Иң зирәк шәкертләрне үз төркеменең мөгаллимәсе билгеләп үтте. Бу турыда ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәрестән бушаган арада тәрбиячеләр кызларны төрле уеннар белән ял иттерде. Пикникка алып барып кайттылар, квест, ярышлар да уздырдылар. Ике мәртәбә кайнар ризык белән туклану оештырылды.

Саубуллашу сәгате якынлашкач, «Әйдәгез, кызлар!» конкурсы уздырылды. Бу чара балаларны әдәп-әхлак ягыннан тормышка әзерләү булды. Ул кунакларны ничек әзерләнеп көтеп алу, кунак итү һәм күркәм рәвештә озатуны уйнап күрсәтү булды. Кызлар үзләре карточка ярдәмендә «аш пешерделәр», бергәләшеп «Цезарь» салаты ясап, матур итеп өстәл әзерләделәр, кунакларын күркәм рәвештә каршы алып, сыйлап, дога кылып, озатып калдылар. 

Аннан җәйге курслар тәмамлану турында игълан ителде. Башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды. Балаларга рюкзак, шопер, пенал, косметичка бүләк ителде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Дарья Касаткина выбыла из топ-10 WTA






Ульяновские красавицы везут из Петербурга короны и титулы

Cian подала заявление о делистинге расписок с Мосбиржи в связи с реорганизацией

Матчи седьмого тура первенства округа Люберцы по футзалу пройдут 28 января

Сооснователю группы "Смысловые галлюцинации" грозит 10 лет тюрьмы за нападение с ножом