Азнакай районында ир-ат парапланнан егылып, умыртка баганасын сындырган
Бүген 15.27 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына ир-атның имгәнүе турында хәбәр килгән.
Ачыкланганча, Азнакай районында Уразай авылы янында Чатыр-Тауда 56 яшьлек ир-ат парапланнан егылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Зыян күрүчегә умырткалыкта компрессион сыну диагнозы куелган, аны Азнакай Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Медиклар аның хәлен уртача авыр дип бәяләгән.