Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2022

Чаллыда ике күпкатлы йорт төзелеше тәмамланды

0

Чаллының 59 микрорайонында яңа күпкатлы торак йортка проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә бирелде. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 катлы йорт 2020 елда төзелә башланган. Бинаның җир асты өлеше белән гомуми мәйданы 13 мең кв. метрдан артык тәшкил итә. Йортта – 195 фатир, гомуми мәйданы 7,7 мең кв. метр.

Йомгаклау тикшерүе 29 июньнән 12 июльгә кадәр булды. Капиталь төзелеш объекты эксплуатациягә әзер. Аның почта адресы: Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 74В йорты.

Шулай ук Замелекесьеда яңа йортның йомгаклау тикшерүе башланды. Кирпеч йорт 2018 елның ахырында төзелә башлады. Аның мәйданы - 15,1 мең кв. метр. 11 катлы йортның гомуми мәйданы 11 мең кв. метр, анда - 238 фатир.

Объект югары дәрәҗәдә әзер. Якын киләчәктә кисәтүләр булмаганда, аңа проект документларының туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Карьера Елены Рыбакиной оказалась под угрозой






По дороге в Ульяновск популярных артистов Соколова и Руденко задержала авария на трассе

Где купить качественный матрас для здорового сна

Очереди на участке: как проходят выборы президента Абхазии в Москве

"Газпром" продаст офисы в Москве и санатории в Подмосковье и Тверской области