Казанда волейбол фестивале булды
Бүген «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Казанның Олимпия резервындагы училищесында волейбол фестивале оештырды. Турнирда 18 команда катнашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар, шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» спорт ветераннары командалары арасында 20 ел уздырыла, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары советы рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин.
«Ел саен әлеге ярышларда 700дән артык активист катнаша, алар республикада волейбол спортын популярлаштыра», - диде ул.
Спорт вакыйгалары татарстанлыларны системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә ярдәм итә, шул исәптән - волейболга, дип өстәде Мөхәммәтшин. «Безнең республикада волейбол елдан-ел популярлаша бара һәм чын мәгънәсендә күмәк спорт төренә әверелә. Хәзерге вакытта әлеге спорт төре белән 45 меңнән артык кеше шөгыльләнә», - диде ул.
2018 елдан «Мәктәп волейбол лигасы» проекты актив үсеш ала, быел аңа республиканың 730 мәктәбеннән 21 меңнән артык 5-11 сыйныф укучысы кушылды, дип өстәде Мөхәммәтшин.
Фестивальне ачу тантанасында Мөхәммәтшин шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте активистларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.