Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2022

«Китап» радиосы Теләче районы Баландыш авылында бушлай концерт куйды

0

«Китап» радиосы Теләче районы Баландыш авылында «Кичке уен» бәйрәмендә концерт уздырды. Концертта татар эстрадасы җырчылары Айгөл Рахимова, Илүзә Гайсина, Игорь Дмитриев чыгыш ясады.

«Авыл халкы җылы итеп каршы алды, тамашачыларның энергетикасы сизелде, әзерлек югары дәрәҗәдә. Хәтта шигырь укыганда да халыктан реакция килде, бу аеруча сөендерә, тын да алмыйча тыңлап утырдылар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә радионың башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова.

«Китап» радиосының автобусы, җырчылар, алып баручылар, музыкантлар белән бергә республика район, авыл һәм шәһәрләрен урап кайтырга җыена.

Радиотыңлаучылар үзләре теләгән район-авылларны, шәһәрләрне тәкъдим итә ала. Тәкъдимнәрне «Китап» радиосының ВКонтактедагы социаль челтәрендәге төркеменә язарга мөмкин.

26 июнь көнне автомарафон Арча белән Кукмарада узган иде. Концерт 21 июльдә Актанышта, 24 июльдә Лениногорскида булачак. «Алга таба Сарман, Чирмешән, Балтач, Лениногорск районнарына барырга ниятлибез», - диде Лилия Кадыйрова.

«Китап» радиосысының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, концертларның төгәл исемлеге әлегә юк, исемлекне тамашачылар үзләре төзи. «Үз төбәгендә концерт күрәсе килгән һәркем «Китап» радиосының аккаунтларына кереп үз авылы, бистәсе, каласы өчен тавыш бирә ала», - диде ул.

Концертта катнашучылар арасында Зәринә Хәсәншина, Айрат Ганиев, Ильяс Шәрипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Марат Галимов һәм Линара Батталова, Фәрит Низамиев, Илшат Сафин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар һ.б. бар. Төрле районда төрле артистлар чыгыш ясар дип көтелә.

  • Проектның төп максаты – «Китап» радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.

Теләче районы Баландыш авылыннан 87 яшьлек Сания апа Кичке уеннарны искә ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина провела первую тренировку в Абу-Даби. Видео






Эксперт спрогнозировал расширение сотрудничества РФ и Мексики в области нефти

Быков: при продолжении IIHF отстранения россиян не будет развития хоккея

«От здоровых мамы и папы»: какие болезни могут привести к возникновению рака у ребенка

В Молдавии оппозиционеры потребовали от властей отменить санкции против РФ