Балык Бистәсенә җылы килә
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 13 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Республиканың кайбер районнарында юеш кар һәм пыскак яңгыр яву ихтимал. Юлларда бозлавык саклана.
Һава температурасы төнге сәгатьләрдә – 0-5 градус салкын, көндез 1-6 градус җылы булачак. Казанда төнлә 0-3 градус салкын, көндез 4-6 градус җылы булыр дип фаразланыла.
14 октябрьгә каршы төндә юеш кар көтелә, һава температурасы 3 градус салкын булачак.
Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49672
Фото редакция архивыннан алынды.
