Балага тормышта үз юлын табар өчен кечкенәдән үк дөрес юнәлеш бирелергә тиеш
Узган атна ахырында район үзәге “Березка” балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булып узды. Бакча белән даими элемтәдә торсак та әлеге җыелыш башкача, үзгәрәк иде. Ул гаиләдәге тәрбия, әти-әни белән бала арасындагы үзара мөнәсәбәтнең үзенчәлекләрен ачуга, фикерләшүгә корылды.
Тәрбиячеләр Гөлнара Сабирова белән Миләүшә Гыйниятованың бу өлкәдә шактый бай тәҗрибәләре бар. Һәр эшкә иҗади якын килеп, уртак тел табып эшли алар.
–Баланың сәламәт, акыллы, бәхетле булып үсүен һәркем тели. Аңа тормышта үз юлын табар өчен кечкенәдән үк дөрес юнәлеш бирелергә тиеш. Күп вакытыбыз көндәлек мәшәкатьләр белән узып китә. Балага игътибар да аз кала дибез. Ә бит аңа тәрбияне нәкъ менә шушы яшьтән бирергә кирәк,–диде үз чыгышында Гөлнара Сабирова.
Әйе, психологлар әйтүе буенча, бала үзен гаиләдә бәхетле итеп тойсын өчен аны көненә ким дигәндә 7 тапкыр башыннан сыйпап кочакларга һәм шуның белән яратуыңны сиздерергә кирәк. Ә бакчада исә шушы тәрбияне тулыландыралар дисәк тә ялгышмабыз.
–Әлбәттә, хәзер заманалар башкача. Интернет, телевидение аша күп мәгълүматлар җиткерелә. Төрле куркыныч фильмнар да күрсәтелә. Балаларны андый фильмнар караудан чикләү кирәк. Чөнки бу аның психикасына начар йогынты ясый, аның агрессив булып үсүенә этәргеч бирә,–диде Миләүшә Гыйниятова, залдагыларга үз киңәшен җиткереп.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гүзәлия Баһаветдинова.
Балык Бистәсе.
Фото: Фәрвәз Каюмова.
