Сарымсак һәм йомырка белән гренки
Ингредиентлар:
Батон
Йомырка
Майонез
Яшел суган
Сарымсак
Помидор
Әзерләү ысулы:
Батонны юка телемнәргә кисәбез һәм бер ягын табада кыздырабыз. Кыздырылган ягына сарымсак белән майонез сылыйбыз. Йомырканы пешерәбез, чистартабыз һәм угыч аша чыгарабыз. Әзер гренкалар өстенә вакланган йомырканы һәм ваклап туралган яшел суганны сибәбез. Өстен помидор кисәге белән бизибез.
