Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2022

Дагыстанда Мостай Кәримнең китабы басылып чыккан

0

19 октябрьдә Махачкаладагы Рәсүл Гамзатов исемендәге Милли китапханәдә башкорт шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең комык теленә тәрҗемә ителгән «Гёнгюм – йырда…» («Җырларымда – уйларым…») дигән яңа китабы тәкъдим ителде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Китапны комык теленә журналист, шагыйрь, РФ Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Дагыстан Республикасының Карабудахкент районы хакимиятенең матбугат хезмәте бүлеге җитәкчесе Баһаветдин Самадов тәрҗемә иткән.

Чарада төбәк һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, шагыйрьләр һәм язучылар, республиканың җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр һәм мәктәп укучылары, фәнни интеллигенция, төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б. катнашты.

Баһаветдин Самадов бөек башкорт шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримнең әсәрләрен комык теленә тәрҗемә итәргә нәрсә этәрүе хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, Уфада Халыкара журналистлар бәйгесенә нәтиҗәләр ясаган вакытта, бүләкләү тантанасында (шагыйрь анда бер номинация буенча җиңүчеләр арасында булган) ул Мостай Кәрим әсәрләрен туган теленә тәрҗемә итәргә тырышып караячагын әйткән. «Минем хыял чынга ашты. Безнең халыклар аңа тиешле бәя бирсен», - диде Самадов.

Ул шулай ук аның иҗади эшчәнлегенә ярдәм иткәннәре өчен оештыручылар, иганәчеләр һәм презентациядә катнашучыларга рәхмәт белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса