Резедә Сәләхова татарча антреприз спектакль оештырып карарга тәкъдим итте
Кәрим Тинчурин театры артисткасы Резедә Сәләхова берничә татар театры артистларыннан торган антреприз спектакль оештырып карарга тәкъдим итте.
«Мәскәүдә, Санкт-Петербургта антреприз театрлар бар. Төрле театр артистлары җыелышалар да, бер уртак материал эшлиләр һәм шул спектакльне төрле шәһәрләрдә куеп йөриләр. Без кино төшергәндә төрле театр артистлары белән шулай хезмәттәшлек иткәнебез бар. Аны театрга да кертеп җибәреп булыр иде», - диде Резедә Сәләхова «Интертат» хәбәрчесенә биргән интервьюда.
Резедә Сәләхованың тәкъдиме тормышка ашса, тамашачы Тинчурин театрыннан да, Камал театрыннан да, Кариев театрыннан да яраткан артистларын бер спектакльдә күрә алыр иде. «Бу безнең өчен дә, тамашачы өчен дә бик кызыклы тәҗрибә булачак. Бәлки, Мәдәният министрлыгына тәкъдим итсәк, тормышка ашырырлар», - диде Резедә Сәләхова.
Интервьюның тулы варианты белән «Интертат» электрон газетасында танышырга мөмкин.
