Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2015

Алабуга районында 700 баш мөгезле эре терлеккә бушлай вакцинация ясалган

0

Районда терлекләргә бушлай вакцинация ясау тәмамлана. Мөгезле эре терлектән тыш, прививка мәче һәм этләргә дә ясала.

Алабугада һәм Алабуга районында маллардагы котыру авыруын профилактикалау буенча августта старт алган ике айлык тәмамланып килә. Шушы вакыт эчендә йорт хайваннарына бушлай вакцинация ясау һәм малларны теркәү оештырылды. “Без һәр ихатага керәбез һәм вакцинация турында авыл җирлекләре башлыкларын алдан ук кисәтәбез. Ике айлык профилактикалау максатларында үткәрелә, чөнки республикада котыру авыруы киң таралган. Алабуга районында әле моның күзәтелгәне юк. Бердәнбер очрак гыйнвар аенда килеп чыкты; бәхеткә, аның бүтән кабатланганы булмады”,- дип хәбәр итте районның баш эпизоотологы Михаил Понамарев.
Бүгенге көндә Алабуга районында шәхси секторда 700 баштан артык мөгезле эре терлеккә прививка ясалган. Бу – 100 процентка якын дигән сүз. Шулай ук 600дән артык эт һәм мәче вакцинациядән читтә калмаган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса