Балык Бистәсендә район газетасына ташламалы язылу декадасы бара
Районыбыз элемтә бүлекләрендә 15 нче октябрьдән 25 нче октябрьгә чаклы «Авыл офыклары»на ташламалы язылу башланды.
Райондашларыбыз бу ун көн эчендә газетабызга киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен 493 сумнан 56 тиен гына язылып кала алалар. Исәпле көн тиз үтә, файдаланып калырга ашыгыгыз, хөрмәтле райондашлар!
