Татарстанда буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә кыска вакытлы буран чыгачак, күз күреме 1 чакрымга кадәр кими.
Бүген , 21 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Бераз кар ява. Җил төньяктан исә. Төнлә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы бар.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 2-7 градус салкын, көндез исә 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Казанда явым-төшем көтелми, төнге сәгатьләрдә – 3-6 градус салкын, көндез 1-4 градус җылы булыр, дип фаразланыла.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49990
Фото: http://moscow-live.ru/g2/main.php/d/23133-1/P1016171.jpg
