Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2015

Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

0

Бүген Зәй шәһәр Советы утырышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында мәсьәлә каралды. Депутатлар каравына конкурс комиссиясе аша үткән ике кандидатура – башкарма комитет җитәкчесе вазифасын 5 ел башкарган Сергей Васильевич Максимов һәм район Советының мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Илнар Илдар улы Идиятов тәкъдим ителде. Алар, билгеләнгән очракта, нинди программага нигезләнеп эшләячәкләре турында чыгыш ясадылар. Депутатлар Сергей Максимовны бертавыштан әлеге вазифаны башкару өчен сайладылар. Шәһәр башлыгы аның белән контракт төзиячәк.

Исегезгә төшерәбез, С. В. Максимов 1969 елда туган, югары белемле, 2010 елның декабреннән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли. Муниципаль хезмәт стажы - 12 ел. “3нче класслы муниципаль киңәшче” чинына ия.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса