Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2015

Баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәзаны кичектермәкчеләр

0
Россия хокук сакчылары баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәза вакытын кичектереп торуны кирәк саный.
Хәзерге вакытта кичектерү авырлы хатын-кызларга һәм 5 елдан азрак вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән әниләргә (баласына 14 яшь тулганчы) бирелә. Инде иректән мәхрүм ителү вакытын биш түгел, 8 елдан чыгып карарга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, иректә 8 елга хөкем ителгән үтерүче хатын-кызлар да калырга мөмкин.
 
Тәрбиячелек мәсьәләләре буенча советның шул хактагы хаты Юстиция министрлыгына юлланган инде. Аннан 1 ноябрьгә кадәр җавап бирелергә тиеш.
 
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте статистикасы буенча хатын-кыз колонияләрендә 13 балалар йорты бар, аларда ел башына 668 бала булган.
 
http://intertat.ru/



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса