Йомыркадан әзерләгез
– Йомырканы каты итеп пешерегез, суытыгыз һәм чистартып вак кына турагыз. Тоз, борыч, каймак яки майонез өстәп, әйбәтләп болгатыгыз. Шул катнашманы ипигә ягып ашасаң, бик тәмле була.
– Каты итеп пешерелгән йомырканы вак кына турагыз. Шулай ук вак итеп туралган башлы суган, бераз эретелгән ак май, тоз, борыч салып яхшылап болгатыгыз. Аннары суыткычка куеп туңдырып алыгыз. Туңган катнашманы матур итеп кисеп табынга бирегез.
– Үтә күренмәле ит яки тавык шулпасы әзерләгез. Каты итеп пешерелгән йомырканы вак кына турагыз да тирән савытка салыгыз. Бераз эретелгән май, тоз, борыч, вак кына турап кыздырылган суган, аз гына чи йомырка өстәп, әйбәтләп болгатыгыз. Шул массадан әстерхан чикләвеге кадәр генә түгәрәкләр ясагыз. Аларны онда әвәләгез һәм кайнап торган шулпага салып пешерегез. Кайнар килеш ашарга кирәк.
– Каты итеп пешерелгән йомырканы, кәбестәне һәм башлы суганны озынчалап турагыз. Тоз, борыч, көнбагыш мае һәм майонез өстәп болгатыгыз. Салат савытына салып, яшел үләннәр белән бизәгез дә, табынга бирегез.