Балачакка кайтара
![Балачакка кайтара](http://www.zainsk-rt.ru//media/k2/items/cache/ed47ecba133480c70025bfc622cc33b0_S.jpg)
Зәй халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләрнең курчак тегү яратып башкарган шөгыленә әйләнде. Курчак тегү – кызыктыргыч серле дә, шул ук вакытта күп хезмәт таләп итүче шөгыль. Ә тегелгән һәр курчак кабатланмас, бердәнбер була.
Скульптура-текстиль техникасы белән курчаклар ясау белән бүген һәркем шөгыльләнә ала. Ул кешене балачагына алып кайта, әкият дөньясында гиздерә. Мин ял итүчеләргә үзем белгәннәрне бик теләп өйрәтәм, ди хезмәт терапиясе инструкторы Ольга Тимофеева. Курчак тегү бармакларның сыгылмалылыгын арттыра, игътибар көчәя, хәрәкәт координациясе, төгәллек, эстетик зәвык формалаша. 61 яшьлек Сәрия Исмәгыйлева ял вакытында шушы эш белән мавыгу нәтиҗәсендә каткан буыннарым язылды, бармакларым иркен хәрәкәт итә башлады, өстәвенә, курчакларны бүләк итү өчен дә әзерләп куйдым, ди. Кем белән генә сөйләшмә, бу шөгыльнең сәламәтлек өчен бик файдалы, мавыктыргыч булуына басым ясый. Курчакны бер көндә генә ясап бетерү мөмкин түгел. Ә шуның белән мәшгуль булып, кеше белән аралашасың, хезмәт терапиясе үтәсең, матурлык тудырып, күңел күтәренкелеге аласың.