Татар теленнән халыкара олимпиада башлана
Тиздән татар теле һәм әдәбияты буенча 14-25 яшькәчә булган мәктәп укучылары, студентлар арасында IV халыкара олимпиада старт ала. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылучы әлеге олимпиада ике этапта уздырыла, дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән. Беренче этап читтән торып үткәрелә. Анда 9 ноябрьдән 21 декабрьгә кадәр, КФУның abiturient.kpfu.ru сайтында катнашучы буларак теркәлеп, дистанцион рәвештә интернет-тест узарга кирәк. Интернет-тест нәтиҗәләре 26 декабрьгә кадәр КФУ сайтында урнаштырылачак. Ә нәтиҗә 20 апрельдән соң ясала.
