Мәктәп балалры "Авыл офыклары" редакциясендә кунакта булдылар-Фотолар
Бу көнем бик истәлекле булды. Дәресләрдән соң сыйныф җитәкчебез белән Балык Бистәсенә чыгып киттек.
Юлда барганда, табигатьнең гүзәллегенә сокландык. Кая карама, яшелле-сарылы агачлар. Юлның ике ягында нечкә билле каеннар белән мәңге яшел чыршылар үсеп утыра. Көз көне табигать аеруча матур. Әйтерсең, рәссам килеп табигатьне буяп куйган. Юк... Моның булуы мөмкин түгел. Чөнки табигать күренешләрен кеше үзе ясый алмый.
Балык Бистәсенә килгәч, “Авыл офыклары” газетасы чыга торган редакциягә бардык. Безнең өчен бу бик кызык иде. Безне көләч йөзле, киң күңелле абый-апалар каршы алды. Бина эчендә бүлмәләр бик күп.
Иң беренче газетаның баш мөхәррире Вазыйх абый Фатыйхов белән очраштык. Ул безгә төрле кызыклы хәлләр сөйләде, журналист һөнәренең серләрен ачты. Редакциянең башка бүлмәләрендә утыручы абый-апалар да безне бик җылы каршы алдылар, үз вазифалары турында сөйләделәр. Гөлназ апа Зарипова редакция буйлап сәяхәттә йөртте. Журналист һөнәренең нечкәлекләрен аңлатып, ничек язарга өйрәтте. Ә Фәрвәз апа Каюмова - безнең Күгәрчен авылы кызы. Һәр мәкалә, һәр язманың өтер-ноктасы өчен җаваплы ул.
Соңыннан редакциядә тәмле торт белән чәй эчтек. Саубуллашып чыккач, күтәренке күңел белән кайтып киттек. Зифа ак каеннар, яшел чыршылар безгә тагын да назлырак, тагын да гүзәлрәк булып тоелдылар.
Зилә Кыямова, 6 нчы сыйныф укучысы.
Күгәрчен авылы.
Гөлназ Зарипова фотолары.