Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2015

Тагын бер автомобиль суга баткан: өч кешенең гомере өзелгән

0

Бу юлы ике кеше утырган “ВАЗ-2107” машинасы.

Машина бату турындагы хәбәр алу белән Буа районының Козловка авылы янында Свияга елгасына янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм башка служба хезмәткәрләре җыела. Судан алынган автомобиль эчендә Козловка авылының 23 яшьлек ике егете һәм Кият авылыннан 20 яшьлек кыз гәүдәләре дә була. Басу буенча барганда шофер кар аркасында ярны күрмәгән һәм руль белән идарә итә алмаган дип фаразлана. Машина 8,7 метр биеклектән борыны белән егылып төшкән, аннан түбәсенә әйләнгән. Балыкчылар иртә белән машина эзләрен һәм елга ярында ятучы пыяла ватыкларын күргән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса