Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2015

Авылыма кайтсам...

0

Авылыма кайтсам, чишмә буен урыйм,

Анда калган минем балачак

Челтер-челтер серле тавышлары

Колагымда чыңлап торачак.

 

Туган якка кайтсам, болыннарны урыйм,

Анда калган үсмер елларым.

Җиләк җыйган Карлыганлык сырты,

Шомыртлыкка илтә юлларым.

 

Авылыма кайтсам, урам буйлап атлыйм

Монда калган яшьлек, мәхәббәт.

Дуслар белән таңны каршылаулар,

Тәүге сөю салган җәрәхәт.

 

Авылыма кайтсам, зират буен урыйм,

Монда әти, әни, туганнар.

Югалтулар шактый, табулар да байтак

Күңел түрләренә юл алган.

 

Кичер мине, авылым, синнән читтә яшим

Бик күп еллар синнән киткәнгә.

Уйларымда кайтам, төшләремдә кайтам,

Хыялымда кайтам үткәнгә.

Тәнзилә Закирова

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбе.

Фото:http://truntaishevo.ucoz.com/Photo/z3HbkHcQUfs.jpg




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса