Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2023

Россиядә 2024 елда минималь хезмәт хакын 18 процентка индексацияләргә җыеналар

0

2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) күрсәткечен 18,5 процентка индексациялиләр. Бу хакта РИА Новости Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән хәбәр итә.

«Агымдагы елга бишенче бурыч - гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Шул исәптән, минималь хезмәт хакы күләмен инфляциядән югарырак итеп эзлекле рәвештә арттырырга җыеналар. Президент кушуы буенча минималь хезмәт хакы күләмен киләсе елның 1 гыйнварыннан 18,5 процента индексациялибез», - диде ул Дәүләт Думасында Министрлар Кабинеты эше турында еллык хисап белән чыгыш ясаганда.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2022 елда илдә уртача еллык инфляция 13,75 процент тәшкил итте.

Быелның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 6,3 процентка, ягъни 16 242 сумга кадәр артты. Моннан тыш, 2023-2024 елларга күрсәткеч уртача айлык хезмәт хакы күләменнән читләштерелде. Бу чорда минималь хезмәт хакы тизләтелгән тәртиптә арттырыла.

Узган ел бу күрсәткечне ике тапкыр арттырдылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса