Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2023

Татарстанда +14 градус җылылык һәм көчле җил көтелә

0

Иртәгә, 24 мартта, Татарстанда һава температурасының кинәт күтәрелүе көтелә.

Республикада аязучан болытлы һава фаразлана. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, кичен төбәкнең көнбатышында урыны белән, шулай ук Казанда да бераз яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, әмма 15-17 метрга кадәр көчәергә (Татарстан башкаласында секундына 15 метрга кадәр) мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар.

Татарстанда төнлә һава температурасы +1..+6 градус (Казанда +3..+5 градус) була. Көндез +9..+14 градуска кадәр (Республика башкаласында +10..+12 градус) җылытачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан федераль университеты метеорологы якын арада Казанга аномаль җылылык килүе турында кисәтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса