Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2015

Шифалы үләннәр әбиеме хәтерләтәр

0

Шифалы үләннәр дип әйтүгә, әбием исемә төште.

Май кычытканыннан аш пешерә, аякларга файдалы дип киптерә дә иде. Хәзер әни дә җиләкләргә йөргәндә, меңьяфрак һәм зәңгәр мәтрүшкәләр җыеп кайта.

-Әбиебез меңьяфракны эч авыртканда, ә зәңгәр мәтрүшкәне салкын тигәндә төнәтмә ясап эчә һәм безгә дә эчертә иде, - ди әни. Көз җитәрәк гөмбәгә йөргәндә, урманда гөлҗимеш җыярга була. Ә бу җимеш йөрәккә файдалы. Әнә безнең авылдан ерак түгел бөтен кырны көнбагыш каплаган. Ә инде аннан май чыгаралар һәм йорт малларына азык әзерлиләр.

Матурның да матуры ул – төнбоек. Су гөлчәчәге дә ул, ак лалә исемле дә ул. Шулай ук бу чәчәк җәйге көннең һава торышын билгеләргә ярдәм итә. Шифалы үләннәр–берсеннән берсе матур исемле! Алай гына да түгел, файдалы.

Дилә Гатауллина, 6 нчы сыйныф укучысы,

Күгәрчен урта мәктәбе.

Фото: http://praskoviamoskva.ru/images/75791662_large_3688700_kartinka450.jpg




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса