Балык Бистәсендә бүген дә буран, юеш кар явачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 12 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада вакыты белән явым-төшем – кар, һәм юеш кар явуы көтелә. Урыны белән буран чыгачак. Буран вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, көчәючән. Юлларда – бозлавык, кар көртләре хасил булырга да мөмкин.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 1-4 градус салкын, көндез исә 3 градус җылыдан -2 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразланыла.
Казанда төнге сәгатьләрдә 3 градус салкын булса, көндез 2 градуска кадәр җылыта.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50784
Фото: http://admin.bryansk.ru/wp-content/uploads/5696_23.jpg
