Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2015

Баласын өстәл һәм идәнгә бәреп үтергән ир-атны хөкем иттеләр

0
Казанда яшәүче 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата хөкем карары чыгарылды. Ул 1,5 айлык баласын үтерүдә гаепле, дип табылды.
Суд утырышы вакытында дәүләт гаепләү вәкиле Антон Лабенскийны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүен сораган иде. Антон Лабенский кечкенә баланы аеруча кансызлык белән үтерүдә гаепләнелде.
 
Тикшерү органнары һәм суд тарафыннан ачыкланганча, Казандагы әлеге хәл быел 20 майда булган. Исерек хәлдә булган Лабенский күршеләрендә кунакта вакытта бергә торучы хатын-кызны һәм аның кулындагы кечкенә баланы кыйный башлый. Лабенский артсыз урындык белән нарасыйга суга. Шул вакытта фатир хуҗасы кереп, ир-атны читкә сөйри. Ләкин ир-ат шунда да баланы әнисенең кулыннан тартып ала, башы белән өстәлгә бәрә, идәнгә ыргыта.
 
Баланың кинәт кенә елаудан туктавын күреп алган хуҗа кеше ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен чакырта. Шушы хәлләрдән соң кыз бала ике көннән соң хастаханәдә җан бирә.
 
Суд Лабенскийны 18 елга ирегеннән мәхрүм итте.
 
 
 
 
 
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50853-balasyin-%D3%A9st%D3%99l-%D2%BB%D3%99m-id%D3%99ng%D3%99-b%D3%99rep-%D2%AFterg%D3%99n-ir-atnyi-h%D3%A9kem-ittel%D3%99r.html



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса