Тоткан кыйблаң дөресме фермер?
Узган ел йомгаклары буенча районыбызның игенчелек тармагы республикада югары бәяләнеп авыл хуҗалыгы районнары рейтингында балыкбистәлеләрнең икенче категориягә кергән төбәкләр арасында–беренче, ә гомуми районнар буенча 14 нче урынга чыгуы куанычлы хәл.
–Игенчелектә быелгы уңышларыбыз да өметле күренә. Хәзер инде эшкәртелми калган җирләрне юк дип әйтерлек. Быел районда 78 мең гектар мәйданда күп төрле авыл хуҗалыгы культуралары игелде. Хуҗалыкта хезмәт куючы һәр хезмәткәргә исәпләгәндә быел 696 мең сумлык продукция җитештерелүе дә куанычлы хәл. Хуҗалыклар һәм фермерларыбыз исә 19 миллион 972 мең сум күләмендә табыш алдылар.
Бу ел игенчелек тармагы өчен бик үк уңышлы килмәсә дә, 101300 тонна бөртекле культуралар җыеп алынды.Аның16700 тоннасы бөртеккә игелгән кукуруз. Шулай итеп районыбызда һәр гектардан 22,4 центнер уңыш чыкты. Һәр елдагыча монда “Кулон-Агро”, “Масловский”, “Логос”, “Зюзино”, “Солтан” агрофирмалары уңай нәтиҗәләргә ирештеләр. Логослылар, мәсәлән, кукурузны да исәпкә алып бөртеклеләрнең һәр гектарыннан быел уртача 35,4 центнер уңыш алдылар.
Алар кукурузны быел 2444 гектар мәйданда үстергән иделәр. Аның һәр гектарыннан 60 ар центнер уңыш чыкты һәм тулаем 15 мең тоннага якын кукуруз бөртеге җыеп алуга ирештеләр. Хуҗалыкларыбызда азык-төлек базарында сорау зур булган культураларга өстенлек бирелә башлады.Бу уңайдан “Логос”, “Азык-төлек корпорациясе”, “Солтан” агрофирмасы, “Галәветдинов”, “Ананьева” кебек фермерларны бүген күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин. Быел да, әнә күпләр рапс үстереп яхшы гына уңыш җыеп алдылар,шактый табыш керттеләр.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Фотолар редакция архивыннан алыныды.