Котлы Бөкәш мәктәбендә укытучы-көрәшче Илгиз Акмалетдинов истәлегенә районкүләм көрәш бәйгесе үтте
Көрәшче истәлегенә
Котлы Бөкәш мәктәбендә укытучы-көрәшче Илгиз Акмалетдинов истәлегенә районкүләм көрәш бәйгесе үтте.
Анда Биектау, Шомбыт, Яңа Арыш, Күки, Күгәрчен һәм район яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары көч сынаштылар. Киеренке бәйгедә котлыбөкәшлеләр беренчелекне яуладылар. Шомбыт, Күгәрчен мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Фото редакция архивыннан алынды.