Гөмбәле тавык боты
4 тавык боты, 250 г каймак, 2-3 суган, 150 г шампиньон, 100-120 г каты сыр, ½ стакан кайнар су, 1 «Магги» шакмагы, яшел суган кыягы, тоз.
Юылган тавык ботын бүлгәләп, тоз белән уарга. Аннан табага тезәргә.
Суганны ярым боҗралап, шампиньонны юка телемләп турарга. Сырны эре угычтан уарга. «Магги» шакмагын шулпада яки суда эретергә. Бот өстенә суган, шулпа сибәргә. Гөмбә җәеп, каймак ягарга һәм 180 градускача җылытылган духовкада якынча 50 минут пешерергә. Аннан алып, угычтан уылган сыр сибәргә һәм ул эреп беткәнче кабат духовкада тотарга.
Табынга биргәндә вакланган яшел суган кыягы сибәргә.
