Руль артына исерек килеш утыруы катгый тыела
“Хәзер руль артына исерек хәлдә утырсаң җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр дип ишеткән идек. Бу дөресме?”
Газета укучыбызның әлеге соравына район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Рәнис Мөксинов җавап бирә:
«2015 елның 1 июлендә үз көченә кергән Федераль Закон нигезендә, Җинаятьләр кодексының 264 маддәсе искәрмәләр белән тулыландырылды. Хәзер автомобиль яки башка транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүче, әгәр бер ел эчендә шундый ук гамәлләре, ягъни исерек хәлдә транспорт белән идарә иткәне, яки исереклекне ачыклау өчен медицина тикшерүе узу таләбен үтәмәгәне өчен административ җаваплылыкка тартылган булса, җинаять җаваплылыгына тартыла.
Закон үз көченә кергәннән бирле район прокуратурасы ике гаепләү актын раслады. Алар җинаять эше материаллары белән судка җибәрелделәр. Хәзер әлеге эшләр каралу стадиясендә. Җинаятьләр кодексының бу маддәсе буенча штраф салу, мәҗбүри эшләргә тарту, яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Илгиз Җамалиев язып алды.
Фото: редакция архивыннан алынды.