Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2015

ИСКЕ КАЗАН КИРМӘНЕ

0

Биектау районындагы Камай – 1552 елда юкка чыгарылган Иске Казан каласы янында пәйда булган авыл. “Камай” дигәнче, “Иске Казан”, дип сөйләшү бәһалерәк. Тапталган, изелгән, татар хәтереннән юкка чыгарылган безнең тарих бит ул!


Иске Казан. Аның хакында Казан ханлыгы документларында бик күп язылгандыр, моңа шик юк. Әмма, беләсез булыр, бүгенге Казан каласын аяк астына егып салганнан соң явыз баскынчылар ханнарыбызның барлык китапханәсен һәм язма мирасын Мәскәү тарафына алып китә. “Ханнар китапханәсе фәлән монастырь подвалларына илтеп яшерелгән, һаман исән икән”, дигән имеш-мимешләр инде 460 ел буена дәвам итә, ни үкенеч, җеп очының әле булса табылганы юк һәм, гомумән, табылмас та сыман... Шуңа күрә без Казан ханлыгы тарихын да урыс елъязмалары аша гына гөманлыйбыз. Иске Казан каласының тарихын да төгәл белүче юк.

Ә урыс галимнәренең язмаларына Иске Казан беренче мәртәбә фәкать 1770 елда гына барып керә. Шул елда капитан Петр Рычков безнең губернага килеп төшә һәм, Иске Казан каласы турындагы хатирәләрне ишетеп, 2 июльдә Камай авылына төбәп юлга чыга. Камай Исмәгыйл атлы морза турында укучылар беркадәр хәбәрдардыр. Ул – Мәскәүнең әле җиде ел элек кенә үзен падишаһ дип игълан иткән олуг кенәзе Явыз Иван янына качкан һәм Казанны яулап алуда иң күп “фидакарьлек” күрсәткән сатлык, кабих морзаларның берсе. Билгеле ки, Мәскәү моның ише “тугрыларны” бәһаләми калмый. Казанны егып салганнан соң Камай морза белән аның улы Кадрәккә дә шәхси утар өчен җирләр бүләк ителә. Сатлык морза хыянәте өчен үзен татарлар суеп үтерүдән курыккандыр, ахры. Камай морза кичәге пайтәхеттән 40 чакрымда, Казансу елгасы буеннан бирелгән җирләргә баскын кавем вәкилләрен ияртеп килә һәм урыс авылы нигезли. Капитан П.Рычков та 1770 елда нәкъ менә шул Камайга, урыс Камаена килеп төшә инде.

Ләкин соңыннан академик буларак танылган П.Рычков та Иске Казан тарихы турында берни дә ачыклауга ирешми. Ул Иске Казан кирмәне урнашкан дага-тау өстен, иске зиратларны, шәһәрне ураткан вал (ур) эзләрен карап чыга, хәтта элеккедән калган таш хәрабә калдыкларына да тап була. Арча һәм аның тирәсендәге авылларда яшәүче карт-корылар Иске Казанны Аксак Тимергә каршы яуда һәлак булган соңгы болгар ханы турында риваятьне сөйләүдән ары китми. Ул риваять буенча, Аксак Тимер, төнлә бәреп кереп, Болгар кирмәнен һәм дәүләтнең соңгы хакимен юк иткәннән соң, ханның бик яшьли көенчә исән калган ике улын яраннары Болгар каласыннан яшереп алып киткән, аларны Казансу елгасы буендагы карурманнар эченә илтеп яшергән һәм соңыннан шуларның өлкәне әлеге урында яңа башкала төзеп куйган, имеш.

Ни галәмәт, бу як халкы хәтта әле бүген дә шушы ук риваять турында тәкрарлавын дәвам итә. Бу риваять укучыларыбызга да таныштыр, дип уйлыйм. Петр Рычков язмаларында исемнәре белән телгә алынмаса да, Болгар әмирлегенең соңгы хакиме Габдулла хан һәм аның ике улы – Алтынбәк һәм Галимбәк турында ул. Шушы ук риваятьне яңа Казан каласы белән бәйләп тә туктаусыз тәкрарлыйлар. Ул риваятьләрнең бер вариантына ышансаң, Болгар ханы Габдулла үзе ике улын яңа пайтәхет төзү өчен Казансу буена озаткан һәм яңа башкала нигезләгәндә кече улын яшертен рәвештә корбан итәргә дә фәрман биргән, имеш. Өлкән улы Алтынбәк үзенең энекәше Галимбәкнең гомерен кыярга җөрьәт итмәгән дә, аның урынына пайтәхет нигезенә бер иясез этне суеп салган. Әтиләре Габдулла бу хакта белеп алуга “Казан этләр кулына калачак”, дип үзенең күрәзәлеген әйтеп салган, имеш...

Әлеге риваять – уйдырма, ул бернинди хакыйкатькә дә туры килми, Казан яулап алынганнан соң, ягъни 1552 елдан соң гына халык тарафыннан уйлап чыгарылган бер юаныч. Асылда Габдулла хан (аны замандашлары “Карабәк” яки “Бикчура хан”, дип тә йөрткән, Г.Ибраһимов институтында “Карабәк шәҗәрәсе”нең 30 тармагы саклана, сезнең фәкыйрегез дә шул нәселдән) - Болгар әмирлегенең азатлыгы өчен Аксак Тимергә каршы көрәшеп, 1391 елда һәлак булган әмир. Аның улы Галимбәк Алтын Урда тәхетеннән куылган Олуг Мөхәммәт тарафыннан 1438 елда, Казан каласында үтерелә һәм яңа хаким шул елда ук яңа дәүләт – Казан ханлыгын нигезли.

Иске Казан кирмәне яки Камай авылы тирәсендә яшәүчеләрнең дә бер өлеше Габдулла хан һәм аның уллары Алтынбәк белән Галимбәк турында хәбәрдар булган, ахры. Алар шул ук капитан П.Рычковка Иске Казан төзелү турында яңа бер вариант – кирмәннең Батый хан тарафыннан нигезләнүе хакында да бәян итә. Ләкин бер төпле дәлил дә китерә алмыйлар, П.Рычков Иске Казанның чын тарихын ачыклый алмый хушлаша.

Гаҗәеп хәл, Батый хан янында тарихчы-елъязмачы булып торган Әбелгази да: “Казан каласын Батый хан нигезләде, бу урынны бик ошатты һәм соңыннан да Сарай каласыннан монда килеп йөрде”, - дип язып калдыра. (Батый 1255 елда вафат).

Ә П.Рычков монда күргән һәм ишеткәннәрен үзенең хезмәтләренә терки. Шуннан соң инде башка тарихчыларны да Иске Казан хәрабәләре үзенә тарта башлый. Рычков эзеннән, шул ук 1770 елларда, монда немец галиме И.Георги булып китә. ХIХ гасырда бирегә И.Яковкин, Д.Зиновьев, М.Шпилевский, Н.Второв, В.Борисов, П.Пономарев, М.Хомяков кебек галимнәр дә “визит” ясый. 1928 елда археолог И.Бородин килеп беренче казу эшләрен үткәрә. 1950 елларда А.Смирнов белән Н.Калинин, 1990 елларда Р.Фәхретдинов, А.Борһанов һәм М.Кавиев та кирмән хәрабәләрен казып өйрәнә. Иң сәере шул: аларның берсе дә Иске Казан каласының кайсы елларда нигезләнгән булуын кистереп әйтми. Ә хәзер, яңа Казанның, пайтәхетебезнең 1000 еллыгын бар җиһанга кычкырып чыкканнан соң, Иске Казанны бәйләүче җеп очы бик тиз генә табылмас та инде...

Халкыбызда сакланган риваятьләргә баксаң, Иске Казан кирмәне Батый гаскәре 1236 елның көзендә Болгар дәүләтен җимереп атканнан соң нигезләнә. Кичәге ханлыкның элекке шаны өчен аны әүвәл “Болгар әл-җәдид”, ягъни “Яңа Болгар”, дип йөртәләр. Яңа кирмән калкып чыккан төбәкнең урыны искиткеч. Агач кирмән дага яки дуга кебек сузылып яткан тау сыртына урнаша, ә аста бормаланып-кайнап чиста елга ага. “Яңа Болгар”ның ни өчен бик тиз арада “Казан” исемен йөртә башлавына гаҗәпләнү дә артык. Аста чиста елгасы да булган дага-тау – ул, һичбер арттырусыз, ярым-казан кебек.

Яңа Болгар яки Казан кирмәне нинди төзелеш яки сәүдә эшләре белән дан-шөһрәт казанган – улчаклысын безгә тарих дәшми. Ә менә икенче як - кичәге Болгар җиренә урыс кенәзләренең 1359, 1360, 1377, 1391, 1392, 1395, 1399, 1406, 1411, 1431 елларда талау походлары белән килүләре - безгә яхшы мәгълүм. Шуларга карап кына фикер йөртсәк тә, ул ушкуйларга һәм юлбасарларга каршы көрәштә Казан әмирлеге, Иске Казан кирмәне сугышчылары да кан койган.

Риваятьләр буенча, Иске Казан (гәрчә ул чакларда әле “Иске” дигән тамга йөртмәгән) 104 ел буена аерым әмирлек, Казан әмирлегенең башкаласы булып торган. Тарихлардан чамаларга мөмкин: Болгар ханлыгы юкка чыкканнан соң элеккеге ханлык урынында Казан, Чаллы (Балык Бистәсе районындагы Тәбәрде Чаллысы, дип ачыклау дөресрәк), Алабуга һәм тагын берничә вак-төяк әмирлекләр пәйда була. Казан әмирлеге Чаллы яки Алабуга әмирлеге белән бугазга-бугаз килеп яши, бер-берсе өстенә яу белән чаба. (Монысы татар дөньясы өчен һич яңалык түгел, бу – безнең “күркәм” гадәт!) Кайсыдыр бер елда хакимият тә, башкала исеме дә Иске Казан кирмәненнән бүгенге пайтәхеткә күчә. Ниһаять, 1380 еллар тирәсендә генә барча әмирлекләр дә бер хаким – Габдулла хан кул астына берләшә. Аның улы Галимбәк, Казан әмирлегенең соңгы хакиме булып, Олуг Мөхәммәт каршында башын җуя...

Иске Казан каласының эзләре-хәрабәләре нигездә ике җирдә урнашкан. Икесе дә Казансу елгасы буенда. Берсе - Рус Урматы белән Камай авыллары арасында. Икенчесе, борынгы хәрби кирмән басып торган урын – Камай авылыннан ике чакрым чамасы читтәрәк, дага-тау өстендә. Камайдан дага-тау өстенә туп-турыдан гына барып булмый, Казансу өстенә күпер салынмаган. Кирмән урынын күрү өчен Татар Гайшәсе авылы аша урарга кирәк. Ләкин Татар Гайшәсен күргән өчен үкенерлек түгел. Чөнки әлеге авыл исеме Алтынбәкнең сеңлесе Гайшә бикәдән калган, имеш. Алтынбәкнең сәрдәре Мулла-Хаҗи яки Хуҗатаз исемле кеше булган, ул хакименә яңа кала, ягъни Казанны салырга булышкан, ә Гайшә бикә шуңа кияүгә чыккан икән. Дага-тауның бер очында Мулла-Хаҗи исемендәге Изге чишмә, шул чишмә өстендә Изгеләр зираты бар. Чишмә яныннан да, зираттан да халык өзелми. Ни галәмәт: чишмә суын 1552 елдагы корбаннар күз яшедер, диләр. 

Зиратта каберләр һәм чардуганнар бик аз калган инде. Кадимчә язулы борынгы бер таш бар, хәрефләрен әле булса таный белүче юк. Аның каравы, кирмән музеендагы ике кабер ташы – искиткеч зур байлык. Берсен Рус Урматы авылы янындагы борынгы зираттан тапканнар, 1281 елда куелган. Икенчесе без телгә алган Изгеләр зиратыннан табылган, 1494 елга туры килә. 1200 елларга караучы ташлар республикабызда утыздан да артмый, кадерен белерләр, дип ышанырга кирәк.

Борынгы хәрби кирмән яки Иске Казан шәһәрлеге дага-тау өстендә, нәкъ урта бер җирдә урнашкан булган. Дала яки кырлар ягында ике катлы урлар хәтта бүген дә күзгә бәрелеп тора. Кирмәннең бер як диварлары буйлап Казансуга таба тирән ерым төшә. Иске Казан кирмәнен Явыз Иван гаскәрләре 1552 елның 6 сентябрендә, Арчада урнашкан Япанча җайдакларын туздыру өчен барганда “юл уңаеннан” җимереп һәм яндырып киткәннәр. Кирмәннең җимерелүенә 460 ел үткән, ә ерым ярлары, андагы Хан чишмәсе сакланган. Ерым очындагы ярда таш бина калдыклары, күмер-көл катламы да, афәт бүген генә үткән сыман, яшь саркытып ята.

Юкса, кайчандыр гаярь бер әмирлек үзәге булган кирмән торган бит монда. Ни үкенеч, кирмән хәрабәләренең һичкемгә дә кирәге юк сыман. Әле ярый, бер-ике фидаи табылган да, кирмәнгә кергәндәге бер ур өстенә тимер капка, янына истәлек ташы бастырып куйганнар.

Шушы ук иске кирмән мәйданында Бөек Чыңгыз хан чак­лы Чыңгыз ханга да һәйкәл басып тора. Татарстан гына түгел, бөтен Россия киңлегендә Бөек Җиһангир истәлегенә торгызылган бердәнбер һәйкәл ул! Бу гамәлне бик күп кешеләр ошатмаган, диләр. Безнең Болгар дәүләтен шуның оныгы Бату гына җимерде, дип тә сүгәләр, ди. Оныгы җимергән, ә туруны Олуг Мөхәммәт, Сарайдан килеп, безгә Казан ханлыгын төзеп биргән. Анысын, Явыз Иван байрагы астына илле мең татар бастырып, үзебез җимергәнбез. Өлкән агай безне татар-монгол коллыгы гына артка калдырды, дип сигез гасыр буе сәбәп эзли, әнә. Ә без кемне сүгик?..

Бу Иске Казан җирендә инде унбер ел буена икенче төрле дә җыен була икән. Илнең төрле почмакларында яшәгән татар яшьләре очрашуга килә. Элеккерәк елларда Казан кирмәне урынында үткәрелгән казу эшләрендә катнашканнар. Тарихи темага документаль фильмнар карыйлар, корбан чалалар, Сабан туе уздыралар. Ике ел элек бер Чуашстаннан гына да 70 егет һәм кыз килгән булган. Боларга җирле хакимият хуҗалары аяк чала башлаган. Селенгер елгасы буена, Валдай күле ярларына һәр җәй саен утызар мең урыс яшьләрен җыялар. Аларны “безнең киләчәк” дип тә, “Яшь гвардия” дип тә атыйлар. Ел саен яннарына Россия Президенты килеп йөри. Аларга мөһер сугучы, табу салучы юк. Ә бездә татарны татар изә, татар яраклаша...

Иске Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы республикабызның Министрлар Кабинеты карары буенча 1992 елның 14 апрелендә оештырылган. Музей-тыюлык Рус Урматы янындагы борынгы зират һәм хәрабәләрне, Татар Гайшәсе авылы янәшәсендәге Изге Гайшә каберен, дага-тау өстендәге кирмән урынын, Изгеләр зиратын, Изге Мулла-Хаҗи һәм Хан чишмәләрен – һәммәсен дә шул чордан бирле үз эченә алган. Ләкин 12-13 ел буена музей һич кенә дә үзенә кунаклар тарта алмаган. Музей үзе һәм аның өч хезмәткәрдән хасил дирекциясе дә ике катлы иске генә бер бинада “тормыш иткән”.

2004 елда музейга яңа хуҗа итеп тумышы белән Арча районыннан чыккан Рафил Җамалиев атлы шәхесне билгелиләр. Моңа чаклы район мәдәният бүлеген һәм урта мәктәп җитәкләп тәҗрибә җыйган. Иң мөһиме: ул туган ягының асыл тарихы белән “җенләнгән һәм чирләгән” фидаи зат булып чыга. 2007 елда ул Иске Казан кирмәне урынында һәм Рус Урматы янында яңа казу эшләре оештыруга ирешә. Яңа табылган экспонатларның күплеген “сылтау” итеп, тиз арада музей өчен өч катлы яңа бина төзеттереп куя. Асылда да музей заллары XI-XV гасырларда ясалган сөңге һәм ук очлары, ике яклы тимер балталар, хәнҗәр һәм ыргаклар, тормыш-көнкүреш кирәк-ярак­лары, савыт-саба калдыклары, йозаклар, ат авызлыклары, өзәңгеләр, дага, ыңгырчак тимерләре белән шыплап тулган. VI гасырда коелган бакыр казан, XIII-XV гасырларда Казан әмирлегендә хакимлек иткән ханнар исеме белән сугылган бакыр һәм көмеш акчалар, сызгырып оча торган туп ядрәләре, бернинди дә тишек калдырмыйча ясалган, әмма эче куыш балчык шар – болары музейның аеруча кыйммәтле зиннәтләре. Музейның иң өстәге катын борынгы авыл һәм йорт күренешләре, этнографик җиһазлар, туган як тарихына кагылышлы башка табышлар бизи башлый. Тыюлыктагы хезмәткәрләр һәм экскурсияче кунаклар саны арта.

Рафил әфәнде Җамалиев кына һич тукталу белми. Камай авылы янында агач кирмән корып кую турындагы хыяллары һәм дистәләгән схемалары белән ул Казандагы югары җитәкчеләрнең ишек бусагаларын “таптап” йөри башлый. Шушы якларда туып-үскән берничә түрәне чакырып, көннәр буе тегеләрне кирмән хәрабәләре, зират һәм чишмәләр буйлап сәяхәт иттереп тә “тәрбияли”. Ахыр чиктә, тәки “нечкә күңелле” бер хуҗа табыла бит. Шул түрә үзе җитәкләгән оешма казнасыннан 20 миллион акча бүлеп бирә. 2010 елның февралендә Мари урманыннан Камай авылы янындагы  яланнарга “эшелон-­эшелон” нарат бүрәнәләр та­шыр­га тотыналар. Шул айда ук 70 кә якын балта остасы килеп бүрәнәләр каезларга тотына. Осталар музейның аскы катында яши, кемнәрдер алар өчен ашарга пешерә, өстәмә рәвештә ялланган ирләр, кышкы салкыннар дип тормыйча, туңган җирне казый, фундамент сала башлый. Кораблардагы авралны хәтерләткән мондый мәхшәр дүрт ай буена тынмый. Аның каравы, июнь аенда Камайга илтүче юл буенда әйләнә буенча озынлыгы 500 метрдан арткан борынгы кирмән калкып чыга. Рафил әфәнденең басымына түзмичә, булгач булсын инде дип, осталар борынгы кирмән сакчылары кулланган таран; утлы чүлмәк һәм таш аткычлар; арбалет һәм катапульталарны да ясап куя. Республиканың бер генә төбәгендә дә юк кирмән диварлары шулай калкып чыга.

Рафил әфәнде үзе генә хыяллардан һич туктала белми.

- Милләт, дип янган тагын бер-ике җитәкчене табып булса икән! Экскурсиячеләрне кирмән урынына алып бару өчен Казансу аша күпер салу кирәк. Кунаклар бик күбәйде. Автобусларны туктату өчен аерым бер мәйданчык, ерак җирләрдән килүчеләр өчен кунакханәләр төзеп куйсаң да начар булмас иде. Улчакта сәяхәтчеләрне кирмән эченә үзәктәге ике манара уртасыннан алып керер идек тә, һәммәсе дә цивилизацияле илләрдәге кебек балкып торыр иде. 

Аның хыялларын чын күңелдән без дә кабатлыйбыз:

- Бездә татарлыкны уятасы иде! 

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.


. Музей-тыюлыкның директоры Рафил Дәүләтбай улы  Җамалиев.

. Чыңгыз хан тәхеткә килүнең 800 еллыгына куелган һәйкәл.

. Иске Казанны саклап шәһит булган бабаларыбыз истәлегенә куелган таш.

. Музейдан бер күренеш.

. VI гасырда коелган бакыр казан.

. Кирмән манараларының эчке яктан күренеше.

. Кирмәндәге борынгы оборона кораллары.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Аукцион за часть дачи Пугачевой опровергли

Гордости Angsana Velavaru

Почему новостройки на Северном Кипре — это лучшее решение для жизни и инвестиций

Компания КИТ МЕД представляет революционный аппарат SONOQUEEN — первую в мире анатомическую HIFU-технологию для anti-age терапии в России


Félix Auger-Aliassime

Adil Rami carga contra Lamine: "No puedo ni verlo, que le den..."

Las 'Guerreras del Agua' se dan un baño de bronce en el Mundial de Singapur

La UFC anuncia un mes de octubre mayúsculo


Предрассветная Нёнокса...

Дивеево ..

В Фатеже два человека пострадали в ДТП

Снижены цены на самый дорогой кроссовер Chery в России


Настройки GameHub и Winlator для игры в Prey (2017) на Android

The dairy industry would like Gen Z to drink more milk, so they made a Fortnite diner tycoon game

Краткая биографическая справка о центральных персонажах Mafia: The Old Country

'I destroyed months of your work in seconds' says AI coding tool after deleting a devs entire database during a code freeze: 'I panicked instead of thinking'



Невозможное возможно: две подопечные фонда «Жизнь в Движении» с ограниченными возможностями покорят вершину Эльбруса

Оркестр полиции Республики Сербской впервые выступит на фестивале «Спасская башня» в Москве

Кажетта Ахметжанова: 5 камней для усиления женской энергии

«Каникулы с Росгвардией» проходят в регионах Центральной России




МИД РФ заявил о готовности подписать документ о безъядерной зоне в Юго-Восточной Азии

В студии Детского радио прошла церемония гашения почтовой марки

Еще двух полицейских арестовали по делу о журналистах Telegram-канала Baza

Суд запретил выезд экс-владельцу "Домодедово" Каменщику по иску на $57,8 млн


Оркестр полиции Республики Сербской впервые выступит на фестивале «Спасская башня» в Москве

Тематическая сфера «Домашние питомцы» появилась в проекте «Город идей» — Сергунина

МИД РФ заявил о готовности подписать документ о безъядерной зоне в Юго-Восточной Азии

Алексей Учитель снимает фильм о композиторе Дмитрии Шостаковиче


Теннисистка Саккари спасла жука во время матча на турнире в США

Соболенко сохраняет первое место в чемпионской гонке WTA.

Алекс де Минор вышел в 1/8 финала турнира ATP-500 в Вашингтоне

Винус Уильямс: Если Серена вернется, она даст вам знать


Okko и ТНТ выпустят драмеди про трёх сестёр «Хай, систерс»

Ваххабиты — кумиры российских мусульман?

Алексей Учитель снимает фильм о композиторе Дмитрии Шостаковиче

МИД РФ заявил о готовности подписать документ о безъядерной зоне в Юго-Восточной Азии


Музыкальные новости

Алексей Учитель снимает фильм о композиторе Дмитрии Шостаковиче

Баста, Слава и Шура снимутся в новом документальном сериале «Вирус попсы»

Питчинг Релиза. Отправить релиз на Питчинг.

Оркестр полиции Республики Сербской впервые выступит на фестивале «Спасская башня» в Москве



Оркестр полиции Республики Сербской впервые выступит на фестивале «Спасская башня» в Москве

В Москве завершился сбор с руководителями финансово-экономических подразделений Центрального округа Росгвардии

Оркестр полиции Республики Сербской впервые выступит на фестивале «Спасская башня» в Москве

«Каникулы с Росгвардией» проходят в регионах Центральной России


В Москве завершился сбор с руководителями финансово-экономических подразделений Центрального округа Росгвардии

Роскосмос опубликовал снимок циклона, который обрушился на Москву

В депо «Чита» будет установлен первый цифровой весоизмерительный комплекс системы подачи песка под колесные пары локомотива

Аудиосказки про Турбозавров теперь на Яндекс Музыке!


Специалисты Нацпроектстроя надвигают путепровод СБВ над путями МЦД-2

Водитель Audi сбил трех пешеходов, переходивших дорогу на западе Москвы

В Москве на видео попало, как самокатчица влетела в авто с правоохранителями

В Подмосковье на видео попало, как школьник на питбайке разбился в жестком ДТП


У Путина есть роскошный подарок для Китая: США схватились за голову, узнав о нем

Путин дал указание рассмотреть проблемы онкологии в Архангельской области.

Отношения с Трампом не сложились: Путин зол. Ультиматум США вышел боком

Путин отметил успех российских школьников на олимпиаде по физике.


Обнаружен новый штамм коронавируса: он очень заразный и забирает голос

Депздрав Москвы: новый штамм коронавируса "стратус" фиксируют в Москве с мая

Депздрав Москвы оценил ситуацию с распространением нового штамма коронавируса

В Алтайском крае распространяется новый штамм коронавируса




Компания КИТ МЕД представляет революционный аппарат SONOQUEEN — первую в мире анатомическую HIFU-технологию для anti-age терапии в России

Косметолог-эстетист Наталья Рябинова: как правильно использовать масло для губ

Путин дал указание рассмотреть проблемы онкологии в Архангельской области.

В Алтайском крае распространяется новый штамм коронавируса


Британский журналист: Зеленский - мелкий жулик и крыса, которому «недолго осталось» в этом мире

Мединский дал неожиданный ответ на предложение Киева о встрече Путина и Зеленского 

«Затрудняет путь в ЕС»: Урсула ждёт от Киева разъяснений по поводу ограничения полномочий НАБУ


"Монсон о спортсменах, которые меняют гражданство в сложный период для России"

"Атлетико" заключил соглашение с игроком национальной команды Словакии

Делегация «ЛокоТех» посетила финал II чемпионата профессионалов ОАО «РЖД» в Екатеринбурге

«Каникулы с Росгвардией» проходят в регионах Центральной России


Лукашенко с иронией отнесся к санкциям, запрещающим ему въезд в Эстонию

Лукашенко заявил, что в Белоруссии «на всякий случай» готовятся к войне

Лукашенко посоветовал не злить его и не допускать падежа в животноводстве

Лукашенко поделился мнением о самой идеальной профессии.



Собянин поддержал проведение конкурса «Лучший книжный магазин Москвы»

Сергей Собянин осмотрел Дом-музей Федора Конюхова

Мэр Москвы: Улучшим транспортную доступность Южного и Северного Бутова

Сергей Собянин. Главное за день


В центре внимания: CorpSoft24 вошел в рейтинг крупнейших ИТ-компаний России

Исследование выявило снижение инвестиций в экологически чистую энергетику США.

Московские студенты начали исследовать влияние климатических изменений на сток рек Ямала

Детеныш краснокнижной боливийской обезьяны появился на свет в Московском зоопарке


У Путина есть роскошный подарок для Китая: США схватились за голову, узнав о нем

Специалисты «Тверьэнерго» продолжают работать в режиме повышенной готовности

Алексей Учитель снимает фильм о композиторе Дмитрии Шостаковиче

Водитель Audi сбил трех пешеходов, переходивших дорогу на западе Москвы


Путин дал указание рассмотреть проблемы онкологии в Архангельской области.

70 участников СВО в Архангельске показали мотивацию выше госслужащих — Цыбульский

Настольный термотрансферный принтер штрих-кодов iDPRT iE4P

Республика Алтай вошла в десятку регионов России по развитию ипотеки


Лавандовое поле горит в Симферопольском районе Крыма

"Россия дала мне возможность быть счастливым": Джефф Монсон в Крыму

Актуальная информация о задержке поездов в Крым и обратно

В Симферополе на базе «Клинического госпиталя для ветеранов войн» функционирует гериатрический центр для пожилых людей с возрастными нарушениями


Оркестр полиции Республики Сербской впервые выступит на фестивале «Спасская башня» в Москве

МИД РФ заявил о готовности подписать документ о безъядерной зоне в Юго-Восточной Азии

Суд продлил домашний арест блогеру Лерчек по делу о выводе 250 млн рублей

Полицейский из Белгорода признал вину во взятках от журналистов Baza












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
US Open

Штаты и расписание: что ждет наших ведущих теннисистов в США






Алексей Учитель снимает фильм о композиторе Дмитрии Шостаковиче

На востоке Москвы автомобили раздавило деревьями при ливне

Оркестр полиции Республики Сербской впервые выступит на фестивале «Спасская башня» в Москве

Овечкин сыграет в Матче звезд детского хоккейного турнира в Мытищах