Бер миллион сум акчагыз булса, нишләр идегез? Һәр хыялда хаклык бар...[ихлас җаваплар]
Һәркем үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, бу хакта хыялланып ала. Вариантлар, әлбәттә, күп. Хыяллар кешегә, кемдер акчаны үзенә генә туздырырга тели, икенчеләр мохтаҗларга ярдәм итү турында уйлый. Без бүген бу турыда әлмәтлеләрдән сорашырга булдык.
Максим Апраксин:
- Әлмәттә балалар һәм өлкәннәр өчен дә Яшьләр музыка театры ачар идем. Аның репертуарында, һичшиксез, рус телендә театральләштерелгән тамашалар, спектакльләр, мюзикллар булыр иде, шул исәптән хореография, вокал, актерлык осталыгы буенча да түгәрәкләр эшләвен теләр идем.
Зөлфия Гобәйдуллина:
- Андый акчам булса, мөгаен, инвалид балалар үсеше өчен һәм аларга сәламәт балалар белән аралаша алу мөмкинлеге тудыра торган үзәк ачар идем. Соңгы араларда матбугат чараларында сау-сәламәт балаларның, яшерен-батырын түгел, өлкәннәрнең дә мөмкинлекләре чикләнгән сабыйларга мөнәсәбәтләре начар булуы турында күп хәбәр ителә. Бу бик кызганыч. Ә бит инвалидлар да кимен куймый, аларда да сәләт, белем бар, бары тик физиологик яктан гына калышалар, аралашудан читләшәләр. Кечкенә шәһәрләрдә буш вакытларын урамга чыкмый гына, өйдә уздыралар. Менә шуларны исәптә тотып, үзәк ачу минем хыялым.
- Хәзерге вакытта мин 1 миллион сум акчамны яман шеш белән авыручы дустыма бирер идем. Аңа нибары 26 яшь. Бик зур ярдәм булыр иде дә бит. Аның тормышы хәзер акчага бәйле. Бөтен кешенең дә сәламәт булуын телим.
Ләйсән Сафина:
- Зур күләмдә акчам булса, бик тә отышлы бизнеска салыр идем, ә аннан соң мохтаҗларга ярдәм итәр идем. Хәзер дә мин мөмкинлегем булганда, мохтаҗ кешеләргә акча күчерәм.
Алена Хаҗиева :
- Мин ул акчаларны улымны дәваларга тотар идем. Аның киләчәктә сәламәт булып яшәвен телим. Шул очракта гына мин бәхетле булачакмын.
Руслан Шакиров:
- Акчаларны эчкечелек һәм тәмәке тарту белән көрәшкә юнәлтер идем. Аларны тыюга корылган бер генә чара да бүген эшләми, бала үзе теләгән кибеттә сыра, тәмәке сатып ала ала. Аларга бәяне арттыру гына хәлне җиңеләйтми, ә менә тәмәке җитештерүче компанияләрнең табышларын арттырачак. Алкоголь һәм никотин – бик уңайлы наркотиклар. Аларны куллануны киметү өчен сатуда техник яктан чикләүләрне гамәлгә кертергә кирәк. Заманча IT-технологияләр боларны минималь кертемнәр белән башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Миллион сумны мин шуңа тотар идем. Студент чагымда ук мин бу мәсьәлә белән шөгыльләндем, берничә проект ясадым. Киләсе елга шуларны Татарстанның инновацион проектлар программасында тәкъдим итәргә җыенам. Инвесторларны минем проктлар кызыксындырыр дип уйлыйм. Отыш монда акчаларда түгел, республиканың сәламәт киләчәгендә чагыла.
- Мин берәр ерак почмактагы авылда йорт сатып алып, шунда пенсионерлар өчен кибет ачар идем. Аларның күрше авылларга кибеткә йөрүләренә эчем поша.
Айназ Хафизова:
- Бу хакта хыялланырга гына була шул. Ә шулай да миндә берничә идея бар. Барысы да ул акчаларның минем кулга ничек килеп керүенә бәйле. Әгәр дә үзем эшләп тапсам, гаиләм белән сәяхәт итәргә тотар идем, калганына машина сатып алырмын, мөгаен. Әгәр дә лотереяда отсам, хәйриягә җибәрер идем. Мисал өчен, минем дус кызым яман шеш белән авырый, шуңа бирер идем. Хезмәт куймый гына кергән акчаны үземә тоту дөрес булмас иде. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, һәркем акчаны үзе эшләп табарга тиеш һәм аз гына булса да мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылсыннар иде.
Руслан Бажутов:
- Миллионны әле эшләп табарга кирәк! Ә безнең заманда аны туздыру авырлык тудырмый, бәяләр дә нык тешләшә бит. Үз көчем белән эшләп тапкан акчаны, гадәттә, максатчан тотам. Әгәр дә башкалар: «Миллионны ничек туздырыйм икән?» дип борчуга калса, мин аларга яраткан эшләре белән шөгыльләнергә, акчаны шуңа тотарга киңәш итәр идем.
Алия НИЗАМОВА сораштырды